“Урындагы үзидарәнең киләчәге зур, әмма бүгенгесе катлаулы...”




“Урындагы үзидарәнең киләчәге зур, әмма бүгенгесе катлаулы...”Источник: Газета "Кызыл таң"

“Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең башкаручы директоры Рөстәм ИСХАКОВ белән әңгәмә.

Русия Президенты Владимир Путинның 2012 елның 10 июнендәге указына ярашлы, илдә яңа бәйрәм – Урындагы үзидарә көне булдырылды һәм ул императрица Екатерина IIнең шәһәр халкына бердәм сословие статусы биргән Жалованная грамотасы дөнья күргән көндә – 21 апрельдә билгеләнә. Республикадагы урындагы үзидарә системасы һөнәри бәйрәмне нинди кәеф, уңыш-казанышлар, бурыч-максатлар белән каршы ала? Тармакның киләчәге ничек күзаллана? Шушы һәм башка сораулар белән без “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең башкаручы директорына мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм Әхмәтович, сүзне гәзит укучыларны республи­каның үзидарә системасы бе­лән таныштырудан башлыйк әле.


– Һәркемгә мәгълүм булуынча, республика 54 муниципаль районнан тора. Бездә 9 шәһәр округы, 14 шәһәр һәм 818 авыл биләмәсе бар. Аларда 160 милләттән булган 4 миллионнан күбрәк кеше яши.

Әлбәттә, муниципалитетлар бер-берсенә охшамаган һәм бер-берсен кабатламый. Бу алардагы климатик шартларның төрлеле­генә дә, социаль-икътисади үзен­чәлекләргә дә, производство тар­магының үсешенә дә бәйле. Мә­сәлән, бездә үзәк­тән дә, күр­ше­сеннән дә шактый еракта урнашкан кечкенә авыл Советлары бар, аларда бик аз халык яши. Шул ук вакытта, Уфа­га якынрак халыкның тыгызлыгы күзгә күренеп арта. Мәсәлән, Зилаер районында бер квадрат километрга өч кеше туры килсә, Иглин районында бу күр­сәткеч – 24 кеше.

Хәер, муниципалитетлар нинди булуга карамастан, алар уртак бер максатка хезмәт итә. Ул, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә – халык­ның тормыш сыйфатын яхшырту, шәһәр һәм авыл­ларда уңай­лы һәм хә­веф­сез яшәү шартлары булдыру. Әйтергә кирәк, бу җәһәттән соңгы чорда урындагы власть­ эшчән­легенең нәти­җәле­леген арттыруга юнәл­тел­гән бик күп мөһим чаралар күрелде, үзгәреш-яңа­рышлар булды.

– Үзгәреш-яңарышлар, ди­гәннән. Мәгълүм булуынча, агымдагы ел “Башкортстан Республикасы муниципаль берәм­лекләре Советы” ассоциациясе өчен ун яшьлек юбилей елы да булып тора. Әлеге чор Ассоциация эшчән­легендә нәрсә­ләр белән билгеләнде һәм бурыч-максатларны тормышка ашыруда сез кемгә таянасыз?

– Ассоциациянең эшчәнлеге кызыклы һәм күпкырлы. Төп юнә­леш исә – муниципа­литет­ларның урындагы үзидарә үсе­шенә бәйле фикерләрен өйрә­неп, тәгаен проблема һәм аны мөмкин булган хәл итү юллары хакында власть органнарына җиткерү.

Әлбәттә, йөкләтелгән бурычларны тормышка ашыруда Ассоциация бер ялгызы түгел. Аерым алганда, Бөтенрусия муниципаль берәмлекләр конгрессы, Бөтенрусия урындагы үзи­дарә советы, Дәүләт думасы Рәи­се каршындагы Урындагы үзидарә буенча совет белән тыгыз хезмәт­тәш­лектә эшлибез. Аларның запрослары буенча даими рәвештә республиканың муниципаль бе­рәмлекләре арасында мониторинг үткәрәбез. Анда урындагы үзидарә үсешенә бәйле иң җитди мәсьә­ләләр үзәккә чыгарыла. Анализ үткә­реп, Ассоциация, үз чиратында, норматив-хокукый көйләүгә, торак пунктларны төзекләндерүгә, муниципалитетларның мәгариф, мәдәният, башка өлкәләрдә эш­чән­леген камилләштерүгә бәйле тәкъдимнәрен әзерли. Берләш­терелгән башлангычлар Дәүләт думасында, Төбәкләр үсеше министрлыгында, башка федераль ведомстволарда карала.

Әйтергә кирәк, Башкарма дирекциянең нәтиҗәле эшчән­леге өчен республикада бөтен шартлар тудырылган. Ассоциация вәкил­ләре республика дәрә­җәсендәге барлык координацион һәм киңәш­мә органнарга кер­тел­гән. Барлык мәсьәләләрдә дә Ассоциация төбәк һәм урындагы власть белән килешеп эш­ли. Бу җәһәттән Совет белән тыгыз хезмәттәшлек итүче дәү­ләт власте органнары саны арта бару, әлбәттә, күңелле хәл. Республика Хөкүмәте һәм Дәү­ләт җыелышы-Корылтай карарлары да безнең белән килешү үтә.

Ассоциация эшчәнлегендә тагын бер мөһим юнәлеш – муниципаль хезмәткәрләр әзерләү һәм өстәмә укыту. Ул “түгәрәк өстәл”­ләр, семинарлар оештыруны, республика һәм ил күлә­мендәге кон­ференцияләрдә катнашуны үз эченә ала. Хакимият башлык­ла­рының “Яңа шартларда муниципаль идарә нәтиҗә­лелеген күтәрү” дигән темага күп­тән түгел үткән семинар, урындагы үзидарәнең территориаль оешмаларын үстерү буенча семинарлар циклы, башка чаралар шуларның берничәсе генә. Әлбәттә, мондый чаралар, тәҗрибә уртаклашулар хаки­мият­ләр эшчәнлеге нәтиҗәле­леген күтәрүдә, муниципалитетлар бе­лән идарә итүдә яңа формаларны ачуда мөһим роль уйный. Социаль-икътисади хәл-шартлар һәм законнар әледән-әле үзгәреп торучы бүгенге вәзгыятьтә бу бигрәк тә мөһим.

– Аңлавымча, муниципа­литетларның эшчәнлек нәти­җәлелеген күтәрүдә алар арасында оештырылучы конкурслар да зур әһәмияткә ия?

– Әйе, бу – безнең эшчән­лектә кызыклы юнәлешләрнең берсе. Мәсәлән, иң яхшы муниципаль практикага конкурсны Бөтенрусия урындагы үзидарә Советы оештырды. Анда илнең бөтен төбәк­ләре дә катнаша. Ел дәвамында безнең Ассоциация республика муниципа­литетла­рының иң яхшы тәкъдимнәрен җыя, аларны анализлый, номи­нацияләр буенча бүлә, аннары конкурста катнашу өчен заявка бирә. Быелгы конкурста Башкортстаннан 30дан артык эш катнаша. Бу җәһәттән аеруча Уфа, Күмертау, Стәрлетамак, Октябрьский, Туймазы, Бөре шәһәр­ләре, Уфа районы һәм башкалар зур активлык күрсәтә. Конкурска йомгак 21 апрельдә – Урындагы үзидарә көнендә ясалачак.

– Рөстәм Әхмәтович, Ассоциация эшчәнлегендә, уңыш-казанышлар белән бергә, хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгел­дер. Гомумән, Сез­нең фикере­гезчә, урындагы үзидарә нәти­җәлелеген күтәрү өчен нинди чаралар күрү көн таләбе булып тора?

– Безнең илдә, Европа дәүләт­ләреннән аермалы буларак, муниципаль реформа күптән түгел генә башланды, шуңа да аның нәтиҗәлелеге турында фикер йөртергә әлегә катлаулырак. Шул ук вакытта, урындагы үзидарәнең эшкә сәләтле булуы, ә иң мөһиме – халыкның якланганлыгы нәкъ әлеге система эшчәнлегенең нәти­җәлелегенә бәйле. Урындагы үзидарәнең бүгенге торышына бәйле шулай дип әйтер идем: аның киләчәге зур, әмма бүгенгесе катлаулы...

Әлеге вакытта шәхсән мин урындагы үзидарә нәтиҗә­лелеген күтәрүнең берничә юнә­лешен билгеләр идем. Берен­чедән, федераль дәрәҗәдә бюджетара өлкәгә кагылышлы законнарны камилләштерү көн таләбе булып тора. Шунсыз муниципалитетлар үз территория­ләрен тотрыклы үстерүгә исәп тота алмый. Җир мәсьәләләренә кагылышлы законнар да камил­ләштерүне таләп итә.

Икенчедән, урындагы үзида­рәне тиешле финанс базасы бе­лән тәэмин итәргә кирәк. Мо­ның өчен кече һәм урта бизнесны үс­терү, инвестицияләр җәлеп итү за­рур. Әлеге юнәлеш­ләрне үстер­мәсәң, социаль түләүләр-суб­сидияләр, дотацияләр исә­бенә генә тормыш сыйфатын яхшыртып булмый, дигән фикер­дәмен.

Өченчедән, муниципалитет алдында торучы бурычларны нә­ти­җәле хәл итәрлек кадрлар потенциалын формалаштыру мәсьә­ләсе кабыргасы белән тора. Эшкә кабул итү һәрьяклап үлчән­гән булырга тиеш. Муниципаль хезмәткә алганда кон­курсларның югары дәрәҗәдә үтүе, муниципаль хезмәт­кәр­ләрне укытуны сыйфатлы итеп оештыру зарур. Гомумән, укыту мәктәптән үк башланырга тиеш. Ә инде югары уку йортларында әзерлекне, анда белем алучыларны ахырда муниципаль бе­рәмлекләр хакимиятләренә урнаштыруны да күз уңында тотып оештырырга кирәк. Тәҗрибә күр­сәтүенчә, яшьләр эшләгән хаки­миятләрдә инновацион һәм прогрессив идарә алымнары нәтиҗә­лерәк кертелә. Гомумән, инануымча, муниципаль хез­мәттә креатив, белемле, әзер­лекле профессионаллар эшләр­гә тиеш!

– Соңгы чорда урындагы үзидарә эшчәнлегендә халык­ның роле дә артканнан-арта. Бу уңайдан республикада эш­ләп килүче урындагы үзида­рәнең территориаль оешмалары нинди нәтиҗә бирә?

– Башкортстан Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов билгеләвенчә, “әгәр дә кешеләрне территорияне яисә ниндидер тармак, тармакара комплексны үстерү идеясе берләш­терә икән, шул очракта нәтиҗә дә булачак”. Урындагы үзидарәнең территориаль оешмалары да шушы максатны күз уңында тота һәм гражданлык җәмгыятенең беренчел оешмалары булып тора. Бүген республикада 600ләп шундый оешма эшли. Алар аеруча Бүздәк, Чишмә, Мишкә, Краснока­ма, Хәйбулла һәм Әлшәй районнарында нәтиҗәле үсешә. Болардан тыш, яшәгән урыны буенча ха­лыкның үз оешу формиро­ваниеләре дә, алар республикада 24 меңнән күбрәк, нәтиҗәле хезмәт сала. Әбҗәлил, Ишембай һәм башка кайбер районнарда исә “аксакаллар шурасы”, “ак әбиләр клублары” кебек традицион халык институтлары эшли. Урындагы үзидарәне оештыруда алар аерым урын били.

Кызганычка каршы, әлегә Башкортстанда төзелгән урындагы үзидарәнең территориаль оешма­ларының җидесе генә юридик бе­рәмлек буларак тер­кәл­гән. Шуңа да бу юнәлештә эш­не арытаба дәвам итү, ка­милләштерү көн таләбе булып тора.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан урындагы үзи­дарә­не оештыруда катнашучы, аның үсешенә өлеш кертүче һәр­кемне ихлас тәбрик итеп, иң изге теләкләремне җиткерәм. Бергә, бердәм, бергә җигелеп эшләгәндә без күп нәрсәгә ире­шәчәкбез, республикада урындагы үзидарә эш­чәнлеген яңа сыйфат дәрә­җәсенә чыгара алачакбыз, дигән ышанычта калам!

“Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе
матбугат секретаре Наилә ЯКУПОВА әңгәмәләште


25-04-2016, 13:52 | Категория: Новости ассоциации / СМИ о нас



Перейти на старый сайт Ассоциации "Совет муниципальных образований Республики Башкортостан"

Госсобрание РБ Правительство РБ
ОКМО.РФ ВСМС Общественна палата РБ АССМД РБ Журнал муниципальная Россия Год экологии Академия управления