Ассоциация "Совет муниципальных образований Республики Башкортостан"
АТАЙСАЛ: Янә бер проект тормышка ашырылды
АТАЙСАЛ: Янә бер проект тормышка ашырылды“Атайсал” проекты буенча республикада башкарылган эшләр көннән-көн арта. Ул барлыкка килүдән аз вакыт үтсә дә, районның авылларын төзекләндерү өлкәсендә бик күпләрнең зур ярдәме тиде. Төбәгебезне үрнәкле, көндәлек хезмәтләре белән ныгыткан бу кешеләр белән горурланабыз. “Башкортстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең башкарма директоры Борис Нурисламов “Атайсал” проектына кушылып, туган Колай авылындагы буа янында янгын пирсы эшләтте. Шушы эшне башкарып чыгар өчен Борис Шәрәфгали улы иганәче буларак 90000 сум күләмендә финанс ярдәм күрсәтте.

Янгын пирсы – ул сулык ярында урнашкан һәм анда янгын сүндерү автомобильләрен урнаштыру өчен билгеләнгән корылма, ул һава торышы һәм тәүлекнең вакыты нинди булуга карамастан, теләсә кайсы мизгелдә янгыннарны сүндерү өчен су алу максаты белән төзелә. Колай авылында табигый сулык – буа бар, ә менә аңа керү өчен уңайлы юл да, янгын чыккан очракта, аннан су алу мөмкинлеге дә юк иде.

- Пирс төзелеше – бик мөһим вакыйга һәм кирәкле эш. Янгыннарны сүндерү өчен су һәрвакыт кирәк һәм ул җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Безнең авыл биләмәсендә бу корылма булуга без бик шатбыз. Хәзер янгын сагы хезмәткәрләре әлеге объекттан файдалана ала, әлбәттә, бу халыкның хәвефсезлеген тәэмин итүгә ярдәм итәчәк, – диде Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев.

Автор: Загина Ибатуллина
Источник: газета Бураевского района "Алга"



Похожие публикации
АТАЙСАЛ: Янә бер проект тормышка ашырылды
ПРОЕКТ "АТАЙСАЛ": В Бураевском районе начаты работы по строительству пожарного пирса
АТАЙСАЛ: Меценат построил храм в родном селе в Башкирии
Телеканал "БСТ". Выпуск 3 июня 2021. Атайсал
АТАЙСАЛ: Новый автомобиль скорой помощи теперь есть в Бедеево-Полянской больнице Благовещенского района
Депутаты Горсовета Уфы награждены почетными знаками Общероссийского Конгресса муниципальных образований
Ассоциация приняла участие в выездном заседании Республиканской трехсторонней комиссии по регулированию социально-трудовых отношений
29 июня 2019 года как и по всей России наша республика приняла участие в акции «10000 шагов к жизни»


Карта муниципальных образований
Закрыть карту